18 февральдә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова җитәкчелегендә киңәшмә булды. Очрашуга республиканың мәгариф оешмалары вәкилләре һәм дәреслекләр белән тәэмин итүне оештыручы методистлар җыелды, алар узган елга нәтиҗәләр яадылар һәм киләчәккә планнар турында сөйләштеләр.
Минзәлия Закирова сүзләренчә, Татарстан ел саен балаларыбызның киләчәгенә бик зур акчалар кертә - 900 миллион сумнан артык акча мәктәп дәреслекләре сатып алуга тотыла. Мәктәп китапханәчеләренең уңышларын бөтен Россия дәрәҗәсендә шатланып билгеләп үтте.
Шулай ук киңәшмә барышында Министрлыкның милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы яңа уку елына тәкъдим ителә торган дәреслекләр һәм ярдәмлекләрнең төбәк исемлеген тәкъдим итте.