Татарстан «Профессионаллар» чемпионатында компетенцияләр саны буенча рекорд куйды

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

«Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы нәтиҗәләре буенча Татарстанда 2026 елда 352 компетенция теркәлгән - бу ярышларны уздыру тарихында рекордлы күрсәткеч. Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Барлыгы чемпионатта 6392 кеше катнашты: 1932 конкурсант, шул исәптән 639 яшүсмер, 1932 эксперт-остаз, 277 төп эксперт, 388 индустриаль эксперт, 50 эксперт-методист, 47 озатучы, 349 техник администратор һәм 1417 волонтер.

Ярышларда уңышлы чыгыш ясаган катнашучылар республика данын йомгаклау (төбәкара) этабында яклаячак. Ә чемпионат циклы Россиянең өч шәһәрендә - Калугада, Түбән Новгородта һәм Санкт-Петербургта финаллар белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International