Россиянең мәгариф министрлыгы "Уңайлы мохит" дәүләт программасы кысаларында грантлар бирүгә конкурс үткәрә

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы “Уңайлы мохит” Россия Федерациясе дәүләт программасының аерым чараларын тормышка ашыру кысаларында шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга субсидияләр рәвешендә федераль бюджеттан инвалидлыгы булган һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны ял итү һәм сәламәтләндерү өчен шартлар тудыруга грантлар бирүгә конкурс сайлап алу игълан итте.

Грантның максималь күләме 7 млн сумнан артмый.

Гаризалар 2026елның 21 февраленнән 23 мартына кадәр финанс дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү порталында кабул ителә.

24 марттан 30 мартка кадәр техник экспертиза узачак, гаризаларны карау 31 марттан 13апрельгә кадәр үткәреләчәк. Сайлап алу җиңүчеләрен 2026елның 17 апреленә кадәр игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International