Кравцов: 1 сентябрьдән җәмгыять белеме 9-11 сыйныфларда гына өйрәнеләчәк

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

2026 елның 1 сентябреннән җәмгыять белемен VIII сыйныфлар программасыннан алачаклар.

1 сентябрьдән җәмгыять белемен VIII сыйныфлар программасыннан алачаклар, ул IX-XI сыйныф укучылары өчен калачак, дип хәбәр итте Россия мәгариф министры Сергей Кравцов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.

Аның сүзләренчә, җәмгыять белеме буенча яңа программаларга күчү ике ел дәвамында акрынлап бара. 2025 елның 1 сентябреннән әлеге предмет VIII-XI сыйныф укучылары өчен сакланып калды, ә 2026 елның 1 сентябреннән IX-XI сыйныфларда гына укытылачак.

Министр шулай ук югары сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме буенча яңа бердәм дәреслекләр әзерләнүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International