Кадерле дуслар!
Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Бу бәйрәм безгә һәр халыкның күңелендә булган – сөйләм мирасының кыйммәтен искә төшерә. Тел, фольклор һәм әдәбият – зирәклек, күп гасырлык тәҗрибә, гореф-гадәтләр һәм дөньяга карашның кыйммәтле хәзинәсе ул. 2
Президент тарафыннан 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде, шуңа да бәйрәм аеруча әһәмияткә ия. Безнең күпмилләтле илебездә үзара аңлашу һәм татулык һәр этносның мәдәниятен һәм тарихын ихтирам итүгә нигезләнә.
Бу көнне туган тел һәм әдәбият укытучыларына, филологларга, лингвистларга, язучыларга һәм фольклор җыючыларга аерым рәхмәтемне белдерәм. Сезнең намуслы хезмәтегез танылуга һәм хөрмәткә лаек.
Сезгә нык сәламәтлек, илһам һәм эшегездә уңышлар телим.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов