Казанда яшь полиграфистларны - "Профессионаллар"да катнашучыларын бүләкләделәр

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

187 нче күппрофильле лицейда «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призёрларны бүләкләү тантанасы булды. Юниорлар арасында «Полиграфик технологияләр» компетенциясе буенча ярышларда быел 187 нче лицейның дүрт укучысы һәм 175 нче гимназиянең бер укучысы катнашты.

Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырыла. Аның төп бурычы - сәләтле яшьләрне ачыклау, квалификацияле кадрлар әзерләү һәм илнең технологик суверенитетына ярдәм итү. «Татмедиа» республика агентлыгы «Полиграфик технологияләр» юнәлеше буенча ярышларның төп партнёры .

2026 елда Татарстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабында барлыгы 352 компетенция тәкъдим ителде. 187 нче лицей шуларның 21ендә катнашты. «Полиграфик технологияләр» компетенциясендә җиңүче Новосибирскида узачак ярышларның киләсе этабында республиканы тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International