Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада тәмамланды

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

20-23 февраль көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Чара Россия Федерациясе субъектлары арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Олимпиадада Россия Федерациясенең 22 субъектыннан 8-11 сыйныфларда белем алучы 215 укучы катнашты.

Чара программасы буенча катнашучылар өчен Казан шәһәренең истәлекле урыннарын карау, шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрында һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакльләр карау буенча мәдәни-экскурсия программасы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International