Түбән Каманың ике мәктәбенә капиталь ремонт ясау өчен 260 млн сум юнәлдерелгән

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама мэры, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин белән берлектә капиталь ремонт үткәрелә торган 8 нче һәм №20 мәктәпләрдә булды. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

8нче мәктәптә беренче чиратта инженерлык коммуникацияләрен тәртипкә китерәчәкләр. Федераль бюджеттан модернизацияләүгә 146 млн сум акча бүленгән.

20нче номерлы мәктәп иң проблемалы дип табылган һәм өстенлекле объектлар рәтенә кертелгән. Проектның куәте 800 урынлы булса, биредә 282 бала белем ала. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында яңартуга 114 млн сум акча юнәлдерелгән. Инде демонтаж эшләре төгәлләнде, түбә ремонтланачак, инженер системалары һәм тәрәзәләр алыштырылачак, фасадны торгызу, актлар залын һәм кабинетларны яңарту көтелә.

Ике мәктәптә дә эшләр 1 августка кадәр тәмамланырга тиеш. Район башлыгы яңа уку елын заманча, имин һәм уңайлы шартларда башлап җибәрүне тәэмин итү бурычын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International