Фәрит Мөхәммәтшин: Казанның 179нчы гимназиясендә парламент дәресе яхшы тәэсирләр калдырды

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 179нчы гимназиясендә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына парламент дәресендә катнашты.

Иң элек, парламент кунакларына актлар залында сугышны гәүдәләндергән хореографик композиция күрсәтелде. Игътибар үзәгенә Герой-шагыйрь Муса Җәлил язмышы чыгарылган иде. Аның «Җырларым» шигыре яңгыраганда, бер минут тынлык белән Җәлил һәм сугышта һәлак булган батырлар искә алынды.

Аннары гимназиянең «Сквозь года» тарих музеенда экскурсия булды.

Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алла Пекменова үткәрде. «Татарстан – Җиңүнең тыл арсеналы» темасына дәрестә 7нче һәм өлкәнрәк сыйныф укучылары ТАССР сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакяр тырышлыгы, Татарстанда тыл хезмәтенең Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сорауларга җавап бирделәр, фикер алыштылар, үз уйлары белән бүлештеләр. Дәрес сугыш күренешләре тасвирланган видеоязмалар белән үрелеп барды.

Дәрес тәмамлангач, Фәрит Мөхәммәтшин мондый дәресләрне барлык мәктәпләрдә дә уздыру инициативасы туганын билгеләп узды. «Безнең бурыч – республикада, илдә үсеп килүче буынга авыр кайнкойгыч сугыш турында белемнәрне күңелләренә сеңдерү. Фашист Германиясе һөҗүме, күпсанлы корбаннар – безнең ата-аналар, сезнең әби-бабаларыгыз җилкәсенә төшкән. Аларга бик авыр сынаулар аша узарга туры килгән. Алар бүген безнең олы игътибарга, ихтирамга лаек», – диде.

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр рус телен дә, туган телен дә, башка телләрне дә белергә тиешлеген ассызыклап әйтте. «Сез Татарстанда яшәвегез белән бәхетле. Татарстанда яшәвегез белән горурланыгыз, чөнки ул – илнең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Ватаныбызны яратыгыз!» – дип өндәде.

Дәүләт Советы Рәисе гимназия эшчәнлегенә югары бәя биреп, югары дәрәҗәдә әзерлекле дәрес күрсәткәннәре өчен мактады. «Парламент дәресе яхшы тәэсирләр калдырды. Бүген тарихны, казанышларны күрсәтүгә бик яхшы әзерләнгәнсез. Алда сезне якты киләчәк көтә дип ышанам», – диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International