РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ спорт министры Михаил Дегтярев һәм Тула өлкәсе губернаторы, "Физик культура һәм спорт" юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Дмитрий Миляев 24 февральдә Мәскәүдә физкультура укытучыларының Бөтенроссия съездын оештыру комитеты утырышын уздырды.
Бөтенроссия съезды уздырган вакытта Тула өлкәсе губернаторы рәислегендә "Физик культура һәм спорт" юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясенең ачык утырышы планлаштырылган. Ул "Кадрлар" юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышы белән берлектә узачак дип көтелә.
Россиянең барлык 89 төбәгеннән делегацияләр катнашуын күздә тоткан формат тәкъдим ителде.