Татарстан «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына 7,5 млрд сумнан артык акча юнәлдерәчәк

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 2026 елда 7,5 млрд сумнан артык акча каралган. Республика Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, федераль бюджеттан 5,8 млрд сумнан артык, республика бюджетыннан 1,7 млрд сумга якын акча тотылачак.

Акчаларны 38 мәгариф учреждениесенә һәм бер яшьләр үзәгенә капиталь ремонтка тотачаклар. Шулай ук мәктәпләргә "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре" һәм "Хезмәт" предметларын укыту өчен җиһазлар алыначак.

Укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен айлык түләүләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча эшләр дәвам итәчәк. Авыл торак пунктларына эшкә күчкән укытучылар аерым түләүләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International