ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максатчан квотасы буенча укытучылар өчен 200 фатир бүленде

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда укытучылар максатчан квота буенча фатир алалар. Бу елга тагын 200 фатирга квота бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ведомствоның халык алдындагы максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу вакытында хәбәр итте.

Быел укытучылар һәм тәрбиячеләргә өстәмә ярдәм чаралары кертелде. Аерым алганда, торак арендалауга ай саен түләнә торган компенсация 350 кешегә 20 мең сум, шулай ук 1 миллион сум торак сертификаты 300 кешегә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International