Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 25 февральдә Дәүләт Думасында еллык хисап белән чыгыш ясаганда, икътисадның кирәкле тармакларында белгечләр әзерләүгә йөз тоткан урта һөнәри белемне үстерү турында сөйләде.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ассызыклаганча, бүген урта һөнәри белем предприятиеләрнең кадрлар ихтыяҗына туры китереп белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә.
"Бүген урта һөнәри белем бирү системасының үсеше дәвам итә. Соңгы елларда бюджет урыннары саны 150 меңгә һәм эшче белгечлекләренә кабул итү 37 процентка арткан, «Профессионалитет» проектында 500дән артык кластер булдырылган, анда студентлар икътисадның реаль секторына кирәкле һөнәрләрне үзләштерә. Россия Хезмәт министрлыгы фаразлары буенча хезмәт базарының кадрлар ихтыяҗының 65% ы-урта һөнәри белем бирү белгечләре", - диде ведомство башлыгы.