Тимур Сөләйманов: 2026 елның җәендә «Сәләт " лагерьларында 14 меңнән артык бала ял итәчәк

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

2026 елның җәендә «Сәләт» лагерьлары 14 меңнән артык бала кабул итәчәк. Тематик сменалар Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырымдгагы сәламәтләндерү үзәкләре базаларында узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Рәисе ярдәмчесе, ТРда «Беренчеләр Хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, киләсе җәйдә 25 смена үткәрү планлаштырылган.

Тимур Сөләйманов ассызыклаганча, татар телен популярлаштыру җәмәгатьчелекнең төп миссияләренең берсе булып кала. Ул билгеләп үткәнчә, туган телне белү һәр вожатый өчен мәҗбүри таләп булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International