Яр Чаллы дәүләт университетында «НГПУ Хәтер китабы»ның беренче битләре ачылды. Акциягә рәсми старт Россия Героеның әнисе Ольга Константиновна Чебнева тарафыннан бирелде. Ул улы турында, аның нинди патриот булуы турында сөйләде.
Сергей Чебнев Курск өлкәсенең Кече Локнадагы хатын-кызлар колониясен саклаучы батальон белән җитәкчелек иткән. Үз гомере бәрабәренә ул дошман гаскәрләренең алга баруын туктатып кына калмыйча, 300 сугышчысын коткара. Сергей Чебневка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.
Чаллы шәһәренең «махсус хәрби операция ветераннарының шәһәр Советы» Ассоциациясе рәисе урынбасары Тимур Нусратов хәрби хәрәкәтләр зонасында хезмәт итүе, өч туган көне булуы һ.б.лар турында сөйләде.
Мондый "Батырлык дәресләре" НГПУДА даими узачак.