«Аҗаган 2.0 » Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының өченче сезоны башланды

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

23 февральдә Мәскәүдә Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган  «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының яңа сезоны старт алды.

«Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенында катнашу барышында бөтен Россиядән тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә укучылар стратегик фикер йөртергә, кыенлыкларны җиңәргә һәм тактик фикерләүне үстерергә өйрәнә. Проект дәвамында алар тормыш өчен файдалы күнекмәләр алалар һәм заманча технологияләр белән эшләү нечкәлекләренә төшенәләр. Уен шигаре - "Монда характер туа".

Хәрби-патриотик уеннар  берничә этапта уза: сайлап алу, муниципаль, зона һәм төбәк. Өченче сезонда алар 2026 елның февраленнән маена кадәр узачак.

Уенда катнашуга гаризаны «Аҗаган  2.0» рәсми сайтында бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International