Балалар бакчалары өчен традицион кыйммәтләр нигезендә уенчыклар исемлеген төзергә планлаштыралар

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

РФ Мәгариф министрлыгы балалар бакчалары өчен традицион Россия кыйммәтләренә туры килә торган уеннар һәм уенчыкларның бердәм исемлеген эшләргә планлаштыра.

Министр сүзләренә караганда, бөтен ил буенча мәктәпкәчә учреждениеләрне җиһазландыруга системалы якын килү күздә тотыла. Укыту һәм тәрбия чараларының минималь җыелмасы, шулай ук бала үсешенә ярдәм итә торган һәм Россия халкының традицион кыйммәтләренә җавап бирә торган уенчыклар билгеләнәчәк.

Кравцов билгеләп үткәнчә, мондый уенчыклар балаларга Россиянең тарихи эшлеклеләре, мәдәни традицияләре, халык кәсепләре һәм казанышлары белән танышырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International