2026 елның 24 июленнән 31 июленә кадәр Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының «иВолга» яшьләр форумы узачак. Форумның төп темасы «Россия коды: күптөрлелектәге бердәмлек» . Форумда катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган теләүчеләр 24 майга кадәр гариза бирә ала.
Катнашучыларны лекцияләр, семинарлар, тренинглар, проект һәм стратегик сессияләр, панель дискуссияләр, мастер-класслар һәм практикумнар көтә. Программа яшьләр сәясәте өлкәсендә нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле һөнәри күнекмәләрне үстерүгә, шулай ук яшьләр белән үзара хезмәттәшлектә мотивацион алымнарга өйрәтүгә юнәлтелгән.
Быел белем бирү программасы 8 профильгә бүленгән.
Ел саен региональ оештыру комитеты форумга бару өчен республика делегациясен җыя. Быел Татарстаннан 80 артык кеше барачак.