Мәктәп директорлары һәм сыйныф җитәкчеләре балаларның мәктәпкә нәрсәләр алып килүләрен күзәтергә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр думасы сессиясендә әйтте.
"Мәктәп - ул белем бирү үзәге генә түгел, ә тәрбия дә. 175 нче мәктәптәге фаҗига һәм Түбән Камадагы күңелсез факт кебек соңгы вакыйгалар игътибар таләп итә. Балалар мәктәпкә мәктәп сумкасы белән түгел, поход рюкзагы белән йөриләр. Анда пычак, баллончиклар һәм башкалар да булырга мөмкин. Без мәктәптән төрмә ясый алмыйбыз, әмма тәртипкә китерергә кирәк", - дип белдерде ТР Рәисе.