Казанның һәр бишенче чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне медаль белән тәмамлый

2026 елның 27 феврале, җомга

Казанның һәр бишенче чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне медаль белән тәмамлый. 2025 елда Казан БДИ буенча уртача Россия дәрәҗәсеннән артты: 160 укучы 100 балл алды, ә җиде бала ике предметтан - 200 балл алды. Нәтиҗәдә, казанлыларның медальләре бөтен Новосибирск өлкәсенә караганда өч тапкырга диярлек  һәм күрше Түбән Новгородка караганда 11 тапкырга күбрәк. Бу хакта Казан шәһәр думасының хисап сессиясендә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин белдерде.

Дөнья күләмендәге олимпиадаларда 2025 елда Казан укучылары алты алтын һәм өч көмеш медаль яуладылар. Бөтенроссия олимпиадаларында - 162 призлы урын (бу Татарстанның барлык медальләре күләменең 61%ы). Олимпиадаларда узган ел Казанның 17 мең 299 укучысы катнашты. Чагыштыру өчен: 2005 елда катнашучылар бары тик 2 мең 439, ә призлы урыннар 31 булган. Фәнни олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча 100 мең кешегә исәпләгәндә Казан бүген Мәскәүдән кала илдә икенче урында тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International