Мәскәү дәүләт педагогика университетында мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирү елын ачу тантанасы узды. Чара “Укытучы - Россиянең киләчәге” V Бөтенроссия педагогик белем бирү форумы кысаларында узды. Анда РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.
Ведомство башлыгы хәбәр иткәнчә, бүген илдә 6 млн нан артык бала мәктәпкәчә белем бирү оешмасында шөгыльләнә. Балалар өчен 300 меңнән артык төркем булдырылган, аларда 600 меңнән артык педагог эшли.
Ул билгеләп үткәнчә, 2026 елда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә тәрбиячеләр һәм идарәчеләр һөнәренең абруен күтәрүгә һәм аңа ярдәм итүгә аерым игътибар биреләчәк. Ил буенча "Игелекле уеннар" һәм "Орлята-дошколята" проектлары гамәлгә ашырылачак.