Сергей Кравцов: Балалар бакчалары өчен «Игелекле уеннар» дигән яңа проект әзерләнде

2026 елның 27 феврале, җомга

10 мартка кадәр тәрбиячеләр һәм ата-аналар РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты эшләгән "Игелекле уеннар" проекты материаллары буенча иҗтимагый фикер алышуда катнаша ала. Материалларны өйрәнергә һәм үз фикерең белән  сайтта уртаклашырга мөмкин.

«Игелекле уеннар» проекты балалар бакчалары өчен махсус эшләнгән. Барлыгы ике яшь категориясе өчен 44 укыту-методик комплекты төзелгән (3-5 һәм 5-7 яшьлекләр өчен) . Тәрбияче өчен әзерләнгән комплект тарату материаллары шаблоннарын, методик рекомендацияләрне, тематик карточкаларны, уеннарны һәм тәкъдим ителгән әдәбият исемлеген үз эченә ала.

Проект интерактив эш формаларын актив куллануны күздә тота: бу әңгәмә, уеннар, иҗади биремнәр һәм китап уку. Барлык материаллар да мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җайлаштырылган һәм аларның белем дәрәҗәсен, коммуникатив күнекмәләрен һәм эмоциональ интеллектын үстерүгә юнәлдерелгән.

2025 елда “Игелекле уеннар” проекты бөтен ил буйлап 56 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 2 500 гаилә катнашында сынау узды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International