Идел буе федераль округында 18 февральдә Удмуртия Республикасы башкаласы Ижауда «Ел остасы» урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия конкурсы флагы эстафетасы старт алды.
27 февральдә Татарстан Республикасында флагның төбәк эстафетасы узачак, аның кысаларында берничә чара үткәрү планлаштырыла.
2026 елда - РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елында, флаг эстафетасы кысасында һөнәри белемне үстерү институты инициативасы белән «Карта мастерства: нитью по России» Бөтенроссия акциясе уздырыла. Һәр федераль округта байракны җирле символика: этник бизәкләр, шәһәр һәм аларның төп истәлекле урыннары сурәтләре белән тулыландырачаклар.
Конкурс мәгариф өлкәсендә алдынгы идеяләрне популярлаштыру, өйрәнү мәйданчыгы булып тора.