Россия Федерациясенең Мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирү елына старт «Укытучы - Россия киләчәге!» V Бөтенроссия педагогик белем бирү форумының пленар утырышында МПГУ Баш корпусында бирелде.
Моннан тыш, "Мәгариф флагманнары""Признание - 2025" Милли иҗтимагый-һөнәри премиясе лауреатларын "Хезмәт кешесен тәрбияләү өчен" номинациясендә бүләкләделәр.
Лауреатлар арасында Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Илдус Шәрәфиев бар. Котлыйбыз.
«Мәгариф флагманнары» проекты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Россия - мөмкинлекләр иле» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.