Казанда “Яңа экологик чынбарлык: балалар бакчасы нәрсә эшли ала?” семинарында катнашучылар калдыкларны аерым җыю, пластикның икенче тормышы һәм балалар өчен экоагарту акцияләре турында сөйләштеләр. Очрашу "Салават Купере"нең 44нче балалар бакчасында узды.
Казан мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе, “Экокейс” проекты кураторы Татьяна Багаева катнашучыларга балаларга экологик белем бирүнең һәм “киләчәк инженерлары” тәрбияләүнең мөһимлеге турында сөйләде.
“Экояз”, “Мәктәп экопатруле”, “Эколидер” конкурслары, “Россия суы” акциясе һәм өмәләр турында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экология һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Алинә Җамалтдинова сөйләде.