Казан Кремлендә начар күрүче балалар өчен палеонтология буенча бушлай дәресләр узачак

2026 елның 28 феврале, шимбә

Татарстанның Табигый тарих музеенда сукырлар һәм начар күрүче балалар өчен «Палеонтология для всех» дәресләре узачак. Анда 8 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнаша ала.

Дәресләрдә балалар палеонтология фәне белән танышачак. Балалар балчыктан үз коллекцияләрен ясыйлар һәм музей коллекциясенән чын палеонтологик табылдыкларын өйрәнәчәкләр.

Укулар 6 һәм 13 мартта 15:00 сәгатьтә узачак һәм 1 сәгать дәвам итәчәк.

7(843)567-81-22 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Чара раслаучы документлар күрсәткәндә бушлай, дип хәбәр итә "Казан Кремле" музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International