Кадерле дуслар!
Бүген, 2 мартта, без яңа бәйрәм - Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән Остаз көнен билгеләп үтәбез.
Остазлар кешегә үз юлын табарга, потенциалын ачарга, үз иленең лаеклы гражданы булырга ярдәм итә. Бүгенге остазлык институты мәгариф системасын, җитештерү өлкәсен һәм социаль практиканы үз эченә ала.
Дәүләт остазлык хәрәкәтенә системалы ярдәм күрсәтә. Бу юнәлештә төп адымнарның берсе Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган 2030 елга кадәр остазлык үсеше концепциясе . Бу бәйрәм көнендә барлык остазларга - укытучыларга, тәрбиячеләргә, җитештерү осталарына, предприятиеләрдә тәҗрибәле белгечләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм зирәклегегез илебезнең киләчәген формалаштыра.
Сезгә нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар телим!
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов