Менделеевскида химия һәм химия технологияләре буенча «Менделеев токымы» олимпиадасы ачылды. Төбәк этабында Россиянең 18 төбәгеннән 57 укучы катнаша. Абсолют җиңүче статуэтка һәм 150 мең сум күләмендә төп приз алачак.
Ярышлар гадәттәгечә «Менделеев отокымы» химия-технология лицее базасында уза. Олимпиада "Азот" компанияләр төркеменә керә торган "Аммоний" химик комплексы ярдәмендә үткәрелә. 2025 елда предприятие приз фондын 1,5 млн сумнан 2,2 млн сумга кадәр арттырган. Акча сертификатларын җиңүчеләр генә түгел, аларның остазлары да алачак.
Абсолют җиңүче исеме 3 мартта олимпиаданы ябу тантанасында игълан ителәчәк.