Казанда Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча олимпиада узды

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

22-24 февраль көннәрендә Казанда Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча олимпиада узды. Анда Татарстан Республикасының 28 районыннан 132 мәктәп укучысы катнашты.

Аксубай, Сарман районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 4 кеше таҗиңүче дип табылды.

Республиканың 24 районыннан килгән 67 укучы призерлар булды.

Жюри рәисе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ТР Тарих институты вәкиле, укытучылар өчен методик семинар үткәрде һәм 2026/2027 уку елында «История региона, в котором проживаешь» предметының уку планына аерым дисциплина буларак кертеләчәген хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International