Мәскәүдә “Яшел Зачёт” экологик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләү буенча Бөтенроссия конкурсының финалы тәмамланды. Быел ярышта бөтен илдән 550 студент һәм мәктәп укучысы катнашты . Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 30 җиңүче билгеләнде. Алар арасында Казан студенты Аида Гыйлаҗиева бар. Татарстаннан тагын бер призёр Элина Котельникова булды. Ике катнашучы да табигый фәннәрнең тирән белемнәрен һәм гамәли бурычларны хәл иткәндә стандарт булмаган фикерләүне күрсәттеләр.