Казанның 73 нче номерлы мәктәбендә «Мәгълүматлар анализы: алгоритмнар һәркемгә кирәкле әйберләрне табарга ярдәм итә» темасына ачык «Саннар дәресе» узды. Чара бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында узды.
Дәреснең үзенчәлеге хәйрия өлеше булды: биремнәрне уңышлы үтәгән өчен укучылар виртуаль баллар алдылар, аларны компания хәйрия оешмалары файдасына реаль иганәләргә конвертлаштыра.
Авитоның эзләү һәм тәкъдимнәр департаменты директоры Андрей Венжега билгеләп үткәнчә, мондый дәресләрнең максаты - укучыларны ИТ белән мавыктыру, аларга булачак һөнәрне сайлау һәм аңлаешлы мисалларда мантыйкка һәм мәгълүматлар белән эшләргә өйрәтү. Программа төрле яшь төркемнәренә исәпләнгән - башлангыч сыйныфлардан алып өлкән сыйныф укучыларына кадәр.