«Мәктәпкә юл» проекты Казанның Идел буе районындагы биш мәктәбен колачлаячак

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Быел Казанның Идел буе районының биш мәктәбендә «Мәктәпкә юл» проекты гамәлгә ашырылачак. Балаларга уңайлы булсын өчен тротуарлар ремонтланачак, өстәмә яктырту эшләре башакрылачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.

Эшләр 136 нчы мәктәп (Оренбург тракты, 4), 69 нчы мәктәп (Комиссар Габишев ур., 33А), 83нче лицей (Бертуган Касыймовлар ур., 52, 68), 173 нче мәктәп (Салмачы бистәсе, Мир ур., 2А) янында, 129 нчы мәктәп (Яңа Дәүләки ур., 90) янында узачак.

Мәктәпләрдән тыш, мәктәпкәчә учреждениеләр дә төзекләндерелә. 4 км дан артык яктыртылган яңа тротуар№157 (Кол Гали ур., 1а), №163 (Завойский ур., 10), №362 (Кол Гали ур., 7а) балалар бакчалары янында барлыкка килде.

Исегезгә төшерәбез, "Мәктәпкә юл" проекты 2024 елда Казан мэры Илсур Метшин инициативасы белән гамәлгә ашырыла башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International