Бүген "Наставничество" 3 нче бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс илдәге иң яхшы остаз тәҗрибәләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча төп проектларның берсе.
Ул Хөкүмәт раслаган 2030 елга кадәр остазлыкны үстерү концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Гаризаны түбәндәге сайтта бирергә була: https://firpo.ru/registration/vserossiyskiy-konkurs-nastavnichestvo».
Конкурста остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 18 яшьтән өлкәнрәк булган РФ гражданины катнаша ала. Конкурс дистанцион форматта уздырыла.
Конкурска йомгак 2026 елның июлендә Калугада һөнәри белем бирү федераль технопаркы базасында «Наставничество: традиции, опыт, сотрудничество» бөтенроссия семинар-киңәшмәсе кысаларында ясалачак.