Илсур Һадиуллин: “Имтихан (ОГЭ э)ксперименты - балаларны 10 нчы сыйныфка кабул итмәскә сәбәп түгел”

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Татарстанның дүрт имтихан( ОГЭ) урынына икене тапшыру буенча федераль экспериментны эшләтеп җибәрүгә әзерлеген Дәүләт Думасы депутатлары бәяләде.Киңәшмәдә билгеләп үтүләренчә, яңа модель - 9 сыйныфтан соң һөнәр сайларга теләүчеләр өчен белем траекториясе. Эксперимент кысаларында кем булырга укырга мөмкин һәм ни өчен ОГЭ ны гамәлдән чыгарырга ярамый –тулырак "Татар-информ" материалында.

Татарстанның тугызынчы сыйныф укучылары дүрт урынына ике имтихан тапшыра алачак

Татарстанда быел дүрт урынына ике предметтан имтихан тапшыру буенча федераль эксперимент старт ала. Укучылар 1 мартка кадәр катнашуга гариза бирергә тиеш иде. Беренчел исәпләүләр буенча проектта 5 меңгә якын кеше катнашачак.

Экспериментта 51 көллият һәм техникум катнаша. Кирәк булганда, мәгариф оешмалары саны һәм һөнәрләр исемлеге үзгәртелергә мөмкин.

"Хөрмәтле директорлар, эксперимент балаларны 10 нчы сыйныфка кабул итмәскә сәбәп түгел. Бу кабул итүнең контроль саннары (КЦП) яки аларны үтәмәү проблемалары белән бәйле түгел. Әйе, мондый проблема кайбер авыл һәм шәһәр районнарында бар, әмма экспериментта катнашу аны хәл итми. Безнең максатыбыз һәм бурычыбыз башка-балаларыбыз өчен республикада урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү", - дип белдерде Илсур Һадиуллин.

Татарстан, урта һөнәри белем бирүне киңәйтү буенча эксперимент стартына әзерлеге өчен Дәүләт думасының мәгариф комитеты депутатларыннан югары бәя алды. Парламентарийлар фикеренчә, республика проектны эшләтеп җибәрүгә җитди карады: эшкә хакимият органнары да, мәгариф учреждениеләре дә җәлеп ителгән. Комитет рәисе Ирина Белых ассызыклаганча, күп нәрсә төбәк җитәкчелеге позициясенә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International