«Содружество» платформасында финанс куркынычсызлыгы буенча VI Халыкара олимпиаданың сайлап алу этабының беренче турында катнашу өчен теркәлү ачылды. Аның җиңүчеләре һәм призерлары Россия югаоы уку йортларына укырга кергәндә өстенлекләр, шулай ук әйдәп баручы финанс компанияләрендә стажировка узу мөмкинлеге алачак. Олимпиаданы Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт оештыра. Интеллектуаль ярыш «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.
Олимпиадада 8-10 нчы сыйныф укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең беренче-икенче курс студентлары, шулай ук Россия һәм чит ил югары уку йортлары студентлары катнаша ала.
Сайлап алу этабында катнашуга сылтама буенча "Содружество" платформасында 14 мартка кадәр теркәлергә мөмкин.