Казанның 125 нче гимназиясендә Михаил Ермолин истәлегенә Герой партасы ачтылар

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Казанның Совет районында урнашкан 125 нче гимназиясендә махсус хәрби операция офицеры Михаил Ермолинга багышланган Герой партасы ачтылар. Ачылу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон катнашты.

Михаил Анатольевич Кара диңгез флотының яр буе оборонасының 126 нчы аерым гвардия бригадасының реактив артиллерия дивизионы командиры булып хезмәт иткән. Ул 2022 елның 2 мартында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

Күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы, тугрылыгы өчен аны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләклиләр.

Шулай ук яз көне мәктәп диварына Михаил Ермолин сурәте төшерелгән мурал ясау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International