Алабугага Татарстан Хөкүмәте чакыруы буенча Лисичанск һәм Рубежныйдан 11 укучы һәм аларны озата баручы укытучылар килде. Укучылар КФУның Алабуга институтының университет мәктәбендә укыячаклар.
Аларны студентлар тулай торагына урнаштырдылар, аларга бүләкләр: канцтоварлар тутырган рюкзаклар һәм университет мәктәбе укучыларының значоклары әзерләгәннәр. Алар өчен мәктәп дәресләре, югары уку йорты мөгаллимнәре белән өстәмә дәресләр әзерләнгән, шулай ук бай мәдәни-ял итү программасын да үз эченә алган махсус укыту планы эшләнгән.