Икенче дулкын алдынгы инженерлык мәктәпләре рейтингы бастырылды

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Татарстан, Мәскәү һәм Чиләбе өлкәсе мәктәпләре төп бишлеккә кергән.

2024 ел башында оештырылган икенче дулкынның 20 алдынгы мәктәбе узган елгы эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Яклау нәтиҗәләре буенча мәктәпләр рейтингы формалаштырылган, ул өч төркемгә бүленгән.

Аны формалаштыру критерийлары булып, Алдынгы инженерлык мәктәпләрен (ПИШ) үстерү программасын гамәлгә ашыру максатларының һәм нәтиҗәләренең амбициозлыгы, академик танылу, югары технологияле партнер компанияләр белән хезмәттәшлек, бюджеттан тыш җәлеп ителгән акчалар күләме тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International