Финанс грамоталылыгы һәм эшмәкәрлек буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы 3 мартта старт алды һәм 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда беренче тапкыр мәктәп укучылары гына түгел, 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар да катнаша алачак.
Быел катнашучылар нейрочелтәрләр ярдәмендә бизнес-план төзиячәкләр, ясалма интеллектның галлюцинацияләрен файдалы киңәшләрдән аерып, походка чыгар алдыннан рыцарьны, атны һәм бинаны иминиятләштерәчәкләр, мошенникларның хәйләләрен таныячаклар. Нәтиҗәләргә карап катнашучыларга сертификат, грамота яки диплом, ә аларның укытучыларына Рәхмәт хатлары тапшырылачак.