Сергей Кравцов: 2027/28 уку елыннан 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен телдән тарих буенча мәҗбүри имтихан кертеләчәк

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов тарихи агарту буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты. Чара 3 мартта Мәскәүдә РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский рәислегендә узды.

Утырышта РФ Президентының гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте идарәсе башлыгы Владимир Бочарников, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков, Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (университет) ректоры Анатолий Торкунов катнашты.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы үзенең чыгышында 5-11 нче сыйныфлар һәм көллиятләр өчен бердәм дәүләт тарих дәреслекләре әзерләү турында искәртте. Аның сүзләренчә, 2023 елдан алар буенча өлкән сыйныф укучылары, ә 2024 елдан – көллият студентлары укый. 2025 елның 1 сентябреннән 5-7 сыйныф укучылары яңа дәреслекләргә күчте, ә 2026 елның 1 сентябреннән 8-9 сыйныф укучылары яңа дәреслекләр буенча укый башлаячак.

2026 елның сентябреннән башлап илнең барлык мәктәпләре бердәм дәүләт тарих дәреслекләре буенча эшләячәк, анда гомуми тарих һәм Россия тарихы бердәм курска берләштерелгән, ә үзәк урын илебезгә һәм традицион кыйммәтләргә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International