Барнаул мәктәбе укучысы Менделеевскида үткән химия буенча олимпиаданың төп бүләген яулады

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Менделеевскида химия һәм химия технологияләре буенча «Менделеев токымы» олимпиадасына йомгак ясадылар. Бүләкләү тантанасы «Атмосфера» бинасында узды.

Быел катнашу өчен 833 гариза кергән. Менделеевскига Россиянең төрле төбәкләреннән сайлау турын үткән 57 укучы килгән. Жюри 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары арасында 10 призер билгеләде. Аларга 50, 100 һәм 150 мең сумлык акчалата сертификатлар тапшырылды. Абсолют җиңүчегә статуэтка һәм 150 мең сум тапшырдылар.

Абсолют җиңүче титулын Барнаулдан унынчы сыйныф укучысы Максим Алексеев яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International