Казан мэры ремонт ясалган Казан педагогика көллияте тулай торагында булды

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Казан мэры Илсур Метшин Латыш Укчылары урамында урнашкан Казан педагогика көллиятенең ремонт ясалган тулай торагында булды. Тулай торак бинасы 1974 елда төзелгән. Бер түбә астында, ләкин төрле керү ишекләре аерым булган җинада берьюлы ике ссуз - Казан педагогика көллияте һәм Казан медицина көллияте студентлары яши. Педкөллият тулай торагы 360 урынга исәпләнгән, хәзер монда 342 кеше яши.

Узган елның апрелендә башланган ремонт рекордлы кыска вакыт эчендә, августта тәмамланды. Бу 50 ел эчендә бинада беренче капиталь ремонт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International