Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» (ОБЗР) предметы буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының төбәк этабы узды. Конкурста республиканың 45 районыннан 327 укучы катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Тәтеш районнары һәм Казан шәһәреннән 27 укучы җиңүче булды. 173 укучы призерлар булды.