ТРсы техникумнары һәм көллиятләре өчен 27 меңнән артык диплом бланкы сатып алыначак

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты мәгариф турында дәүләт үрнәгендәге документлар бланкларын сатып алуга электрон аукцион игълан итте. Заказ бирүчеләр республиканың 39 һөнәри белем бирү оешмасы. Контрактның башлангыч максималь бәясе 4,1 млн сумнан артып китә, дип хәбәр итә комитетның матбугат хезмәте.

Барлыгы 27 519 бланк сатып алу планлаштырыла. Исемлеккә урта һөнәри белем турындагы дипломнар, шул исәптән, аларга кушымталар, тышлык, шулай ук төп гомуми белем турында аттестатлар керә.

Документта барлык продукция РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ Фән һәм югары белем министрлыгы боерыкларына туры килергә тиеш, дип күрсәтелгән. Аукционда катнашуга гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International