Россиянең мәгариф министрлыгы соңгы кыңгырау бәйрәменн 26 майда уздырырга киңәш итә

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

2025/26 уку елында РФ Мәгариф министрлыгы Россия мәктәпләренә соңгы кыңгырау бәйрәмен 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздырырга киңәш итә. Федераль ведомство тиешле рекомендацияләрне илнең барлык регионнары буенча таратты.

Министрлык соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре программасына түбәндәге моментларны кертергә тәкъдим итә: Россия дәүләт флагын күтәрү һәм дәүләт гимнын тыңлау, күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләү, укучыларның ата-аналары (шул исәптән - дәүләт бүләкләренә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның) чыгышлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International