Катнашырга Россиянең барлык төбәкләреннән кече (12-15 яшь) һәм өлкән (16-18 яшь) яшь категориясендә командалар ( составында 3 кеше) чакырыла.
Катнашучыларга тәкъдим ителгән темаларның берсенә видеоролик (1-3 минут) әзерләргә кирәк. Видеоэссены ВКонтакте социаль челтәре аккаунтында бастырырга һәм шәхси кабинетта видеога сылтаманы конкурсның рәсми сайтында йөкләргә кирәк.
7 июньдә бүләкләү тантанасы узачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны кыйммәтле призлар көтә, ә барлык катнашучыларга электрон сертификатлар җибәреләчәк.
Катнашучы командаларны теркәү 3 апрельгә кадәр конкурс сайтында узачак.
Проектның максаты - яшь буында язучы-фантастлар иҗаты белән кызыксыну формалаштыру, шулай ук яшьләрне фәнни-тикшеренү, иҗади һәм инновацион эшчәнлеккә җәлеп итү.