Мартта “Кыңгырау урынына мелодия” бөтенроссия проекты кысаларында мәктәпләрдә стандарт шалтыратуларны музыкаль композицияләр алыштырачак. Уку йортларында П.И. Чайковский, М.И. Глинка, А.П. Бородин әсәрләренең фрагментлары яңгыраячак. Проектны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра, оператор - "Прогресс" балаларны һәрьяклап үстерү үзәге.
Февральдә проект кысаларында мәктәптә кыңгырау урынына патриотик композицияләр яңгыраган иде.