Казанда 398 укучы пилотсыз авиация системаларын (БАС) проектлау, хезмәт күрсәтү һәм пилотлы йөртү күнекмәләрен үзләштерә. Шәһәр мэриясенең матбугат үзәге мәгариф идарәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, агымдагы уку елында мәгариф оешмалары базасында 22 профильле түгәрәк ачылган.
Укулар 6 нчы һәм 179 нчы гимназияләрдә, 35 нче һәм 83нче лицейларда, шулай ук Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәбендә уза. Моннан тыш, укыту В.П. Чкалов исемендәге шәһәр техник иҗат үзәгендә оештырылган, анда да даими рәвештә авиамодельләштерү ярышлары уздырыла.