«Аҗаган 2.0» яңа сезонында Татарстанның 100 меңнән артык яшь кешесе катнашачак

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Татарстанның 7-23 яшьлек 100 меңнән артык кешесе «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының яңа сезонында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы ярдәмчесе, Татарстанда беренчеләр хәрәкәте төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, быел оештыручылар узган елгы масштабны саклап калырга өметләнәләр.

Катнашучылар шартлы-хәрби белгечлекләр буенча ярышачак: БПЛА операторы, командир, военкор, штурмовик, медик, инженер-сапер һәм элемтәче. Соңгысы беренче тапкыр кертелде. «Аның бурычы - элемтә һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә катнашучылар арасында сыйфатлы хезмәттәшлек оештыру, мөһим мәгълүматны шифрлауны тәэмин итү», - дип аңлатты Сөләйманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International