«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 2026 елда Татарстан 7,5 млрд сумнан артык акча тотачак. Акчалар 38 мәгариф учреждениесен һәм бер яшьләр үзәген капиталь төзекләндерүгә, «Ватан иминлеге һәм яклау нигезләре» һәм «Хезмәт» кабинетларын җиһазлар белән тәэмин итүгә, шулай ук укытучыларга ярдәм итүгә һәм яшьләр сәясәтен үстерүгә барачак, дип хәбәр итә эксперт клубы.
ТР Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев акчаларны республиканың тотрыклы үсеше өчен нигез формалаштыручы стратегик мөһим карар дип атады. «Илебезнең иминлеге һәм яклау нигезләре» һәм «Хезмәт» предметлары өчен кабинетларны җиһазлау аерым әһәмияткә ия, - бу яшьләрнең гамәли күнекмәләрен һәм җаваплылыгын формалаштыра.